Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россиянең беренче вице-премьеры Денис Мантуров белән очрашты

Бүген Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров белән очрашты.

Очрашуда авиация тармагын үстерү һәм Казан авиация заводын техник яктан яңадан коралландыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Предприятиедә эшләр дәүләт финанслау программалары кысаларында, беренче чиратта 2030 елга кадәр Россиянең авиация тармагын үстерү комплекслы программасы хисабына башкарыла.

Элегрәк предприятиедә өч төп цехны модернизацияләү эше тәмамланган иде. Калган объектлар буенча этаплап эш алып барыла.

Төп цехларны техник яктан яңадан коралландыру киләчәктә гражданлык судноларын җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россиянең беренче вице-премьеры Денис Мантуров белән очрашты

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте