Чирмешәндә хатын-кыз кинолог: җаваплы һәм кыю һөнәр сайлаган Алина Дмитриева
Ай-яй кыю йөрәкле! Алар турында әнә шулай диләр. Ялт иттереп эшләп куячак.
Ә асыл затлар кулы тимәгән өлкәләр сирәк. Күккә дә менәләр, җир астына да төшәләр. Тимерне дә бөгәләр, ут эченнән дә чыгалар. Тормыш мәҗбүр итәме, әллә үзләре шулай үҗәтме? Без күңелләре нечкә, куллары нык булган туташ, ханымнар белән аралаштык.
Алина белән Жаклинның серләре туры килә
Кинолог дигәндә күз алдына овчарка янәшәсендә кырыс кыяфәтле ир-ат килеп баса. Ә менә Чирмешән полициясендә бу һөнәргә нәфис хатын-кыз – Алина Дмитриева ия.
Алина Николаевна хезмәт юлын Тольяттиның атлы полициясендә башлаган. Язмышы аны Чирмешәнгә алып килә, 2019 елдан бездә кинолог булып эшли.
Алина шәһәр кызы булса да, хайваннар ярата. Алты яшендә алынган беренче этен ул махсус мәктәпкә алып бара. Алина бу дустын судан батучыларны коткарырга өйрәтә.
–Миңа һәрвакыт тәрбиянең нәтиҗәсен күрү ошый иде, – ди Алина Николаевна.
Ул Самара дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә һөнәр үзләштерә, әмма полиция хезмәтенә тартылуы көчлерәк була. Бүлеккә урнашкач та, Алина Юрмала кушаматлы эт белән эшли, ләкин инде дүрт аяклы дус сигез еллык хезмәт карьерасын тәмамлау алдында була. Хәзер Алинаның “напарницасы” – немец овчаркасы Жаклин. Аңа алты яшь, ул хуҗасы белән, бер яшьлек көчектән профессиональ эзләү этенә кадәр юл узган.
Жаклин – каракларны табу буенча белгеч. Кеше күзе көчсез булган җирдә овчарканың борыны дәлилләр таба һәм җинаятьченең эзенә төшерә.
–Этне тәрбияләгәндә аның токымы түгел, ә җенесе мөһимрәк. Миңа ана этләр белән эшләү җиңелрәк, — ди кинолог. — Без, хатын-кызлар, аларның гадәтләрен, холыкларын яхшырак аңлыйбыз. Мин хәтта без аларны балалар кебек тәрбиялибез дип тә әйтер идём.
Хатын-кыз кинологлар ир-атларга караганда сизгеррәк һәм сабыррак. Бу хезмәттә комачауламый, ә ярдәм итә. Алина Дмитриева үзен ирләр оешмасынд “ак карга” итеп хис итми.
–Хезмәт эте сиңа ышансын һәм тыңласын өчен аңа команда бирү генә аз, аны яратырга кирәк. Мин бу коллегемның һәр гадәтен беләм, имтиханны да бергә тапшырабыз, – дип елмая Алина, Жаклинны сыйпый-сыйпый.