Чаллыда яшүсмерне кыйнауны төшергән видео таралганнан соң җинаять эше кузгатылды

Чаллыда яшүсмерне кыйнауны төшергән видео интернетта таралганнан соң җинаять эше кузгатылды.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, социаль челтәрдә 15 яшьлек укучыны яшьтәшләре кыйнаган видео таралган.

Бу хәлләрне яшүсмерләр үзләре төшергән. Җинаять эше хулиганлык турындагы маддә буенча кузгатылган. Тикшерү нәтиҗәләре турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга хәбәр ителәчәк.