Мусабай-Заводта изге эш: авыл халкы зиратны тәртипкә китерде

Мусабай-Заводта изге эш: авыл халкы зиратны тәртипкә китерде

Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан Мусабай-Завод авылында зур өмә үткәрелде.

Авыл халкы, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре берләшеп, зират территориясен чүп-чардан чистарттылар.

Язгы кояшлы көннәр башлану белән, авылларда тирә-юньне төзекләндерү эшләре җанланды. Шушы көннәрдә Мусабай-Завод авылы халкы да изге эшкә — зиратны чистарту өмәсенә чыкты. Бәйрәм көннәренә туры килгән бу чарада катнашучылар бердәмлек һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге күрсәттеләр.

Фәридә Әхмәтова хәбәр итүенчә, бу игелекле эштән берәү дә читтә калмаган. Зиратны тәртипкә китерүдә мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм авылның актив кешеләре катнашты. Өмә барышында узган елдан калган үләннәр, ауган агач ботаклары җыештырылды, территория тулысынча чистартылды.

Мондый чаралар авылның тышкы күренешен яхшыртуга гына түгел, ә халыкны берләштерүгә, гореф-гадәтләрне саклауга да ярдәм итә. Зират — һәркем өчен изге урын, шуңа күрә аны кадерләп тоту — һәр авылдашның бурычы.

В Стране

В Мире