Казан өстеннән дрон очуы төшерелгән видео өчен телеграм-канал администраторына штраф яный

Татарстан суды бер җирле телеграм-канал администраторына карата ачылган административ эшне каралачак. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, администратор быел февраль аенда, законны бозып, Казан өстеннән БПЛА очып китүе сурәтләнгән видео, шулай ук кисәкләренең фотосурәтләрен (төшкән урыннарын күрсәтеп) урнаштырган.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында пилотсыз очкычлар һәм һава һөҗүменнән саклану средстволары турында мәгълүмат таратуны тыю гамәлдә булып килә. Татарстан Рәисе 2025 елның августында бу җәһәттән Указга кул куйган.

Әлеге тыю федераль, республика һәм җирле дәүләт хакимияте органнарының рәсми хәбәрләренә кагылмый. Мондый яңалыкларны фәкать рәсми чыганакларга таянып кына таратырга мөмкин.

Канал администраторына карата Татарстан Республикасы норматив-хокукый актлары таләпләрен үтәмәү турындагы статья буенча беркетмә төзелгән. Озакламый эш материалларын җәмәгать судьясы караячак.

Моннан тыш әлеге материалларны телеграм-каналга урнаштыру өчен җибәргән фото һәм видео авторлары да җаваплылыкка тартылачак.

В Стране

В Мире