Хаҗ сәфәрендә вафат булган имам Рәшит хәзрәт турында: «Мондый бәхет һәркемгә дә бирелми»
Шушы көннәрдә Нижгар өлкәсе Семеновка авылы имам-хатыйбы Рәшид хәзрәт Хәйретдинов, үзенең иң зур хыялын чынга ашырып, олы Хаҗ сәфәренә кузгалган. Ләкин хәзрәткә изге урыннардан исән-сау әйләнеп кайту язмаган икән шул. Рәшид хәзрәтне Хаҗ вакытында Аллаһ Тәгалә үз хозурына алган. «Интертат» имамның якыннары белән аралашты.
Хаҗ вакытында вафат булган кеше, Кыямәт көненә кадәр һәр елны Хаҗ кылган шикелле савапка ия санала, диләр. Рәшид абыйның көтмәгәндә-уйламаганда арабыздан китүе туганнарын авыр кайгыга салса да, алар якын кешеләренең шундый изге җирләрдә вафат булуын могҗизага тиңли. «Ниятләре изге, күңеле сабый баланыкыдай саф, чиста булган кеше иде. Шуңа да Аллаһы Тәгалә аңа шундый бәхет насыйп иткәндер. Хаҗга барып, Аллаһ хозурында калу һәркемгә дә бирелми бит», — ди, Рәшид Хәйретдиновның туганнан туган абыйсы Максут абый Ибраһимов һәм аның тормыш иптәше Фазилә ханым. (Рәшид абыйның әтисе белән Максут абыйның әнисе бертуганнар).
«Әйләнеп кайту насыйп булмаган шул…»
Туганнары сүзләренчә, Хаҗга бару Рәшид абыйның иң зур хыялларының берсе булган. Ул cәфәр кузгалуны түземсезлек белән көткән.
Ашкынып, ниһаять, саваплы сәфәргә бару мөмкинлеге чыкканга сөенеп, кинәнеп китте туганыбыз. Без үзебез олы Хаҗга 2019 елда барган идек. Рәшид абыйның ул вакытта ук бару теләге бик зур иде. Ләкин ниндидер җитди сәбәпләр килеп чыгып, бара алмый калды. Без Рамазан аенда кече Хаҗга барып кайткач та: «Мин сездән ак көнләшү белән көнләшәм. Сез нинди бәхетлеләр — Мәккә шәһәрендә ураза тота алдыгыз», — диде. Инде менә үзенә дә Пәйгамбәрләребез узган юллардан йөрергә язган булган да бит, әмма, әйләнеп кайту гына насыйп булмаган шул, гомере беткәч... — дип көрсенә Максут абый.
Әле 12 май көнне генә Рәшид абыйның барлык туганнары бер өстәл артына Коръән мәҗлесенә җыелган. Максут абый сүзләренчә, Рәшид хәзрәт мәҗлесне шулкадәр матур, оста итеп алып барган, күңеле шат, көр булган. 13 май көнне алар зур төркем составында юлга кузгалганнар, 15 май көнне беренче тапкыр изге җирләребезгә аяк басканнар. Инде берничә тапкыр бу сәфәрне узган кешеләр буларак, Максут абый белән Фазилә апа туганнарына Хаҗга әзерләнергә дә ярдәм иткәннәр — китаплар биргәннәр, Мәккәдәге юлларны өйрәткәннәр. Рәшид абый, вафатына кадәр, Хаҗда 9 көн булырга, ихрам киемнәрен киеп, изге урыннарыбызны бер кат йөреп чыгарга, гыйбәдәтләрен кылырга өлгергән.
«Тормыш иптәше дә намазлык өстендә китеп барган иде…»
Рәшид хәзрәт туып-үскән авылында 11 ел имамлык вазифаларын башкарган. Халык бик хөрмәт иткән, яраткан үзен. «Бездә халык бик дини, Корбан вакытында сыерларга кадәр чалалар. Мәчетебездә азан әйтелми, биш вакыт намаз укылмый калганы юк. Рәшид абый 11 ел буе бик матур, төгәл итеп алып барды имамлык эшен. Шуңа да авылыбыз авыр кайгыда», — ди Фазыйлә апа.
Максут абый сүзләренчә, Рәшид абыйның дингә тартылуы, укымышлы булуы нәселләреннән дә килә.
Рәшид абый әнисе ягыннан бик гыйлемле имамнар нәселеннән. Алар унике балалы, нык гаиләдә туып-үстеләр. Рәшид абый шуларның дүртенчесе иде. Унике баланың алтысы гүр ияләре инде….
Рәшид абый, башка туганнары кебек үк, гомер буе матур, дөрес итеп яшәде. Армия сафларына барып кайтканнан соң, Мәскәүгә китеп урнашты, күрше авылыбыз кызы — Нәфисә җиңги белән гаилә корып җибәрде. Гомере буе вокзалда носильщик булып эшләде. 1990 нчы елларда дин бик көчәеп киткән, күпләп мәчетләр төзелгән вакытта, алар Мәскәүдә яшәүче бер төркем авылдашларыбыз белән мәдрәсәгә йөрделәр, дини гыйлем тупладылар. Ныгытып дингә кереп китүе шулай булды. Пенсиягә чыкканнан соң, авылга кайтып төпләнделәр.
Рәшид абый әти-әнисенең нигезендә йорт җиткереп керде. Авылыбыз имамы сырхаулап киткәч, аның урынына имам итеп куйдылар үзен. Тел байлыгы зур иде. Мәрхүм дин кардәшләребезне юуу эшләрен дә башкарды. Авылның бик хөрмәтле кешесе иде, — ди әңгәмәдәшем.
Аның тормыш иптәше Нәфисә апа да бик дини, гыйлемле ханым иде, — дип кушыла иренең сүзләренә Фазилә апа. – Кызганычка, балалары булмады. Нәсел дәвамчыларын калдыра алмасалар да, Рәшид абый белән яратышып, бер-берсен хөрмәт итеп, бик ямьле яшәделәр. Үрнәк гаилә булдылар. Имамны дәшкәндә, авылыбыз халкы Нәфисә апаны да кунактан калдырмады. Нәфисә апа да изге җаннардан булгандыр, нәкъ Рәшид абый кебек, ястү намазын укыганда намазлык өстендә җан бирде. Быел менә вафатына 5 ел була инде, — ди ул.
«Беркем дә ярдәм итәргә өлгермәгән….»
Ир-атка ялгыз гына гомер итүе бик авыр. Аеруча да хәзрәт кешенең өс-башы чиста-пөхтә, үзе каралган булырга тиеш. Шуңа да Нәфисә апаның вафатына бер ел үткәч, Рәшид хәзрәтне авылдашы, ялгыз яшәүче Зифа апа белән димлиләр. Гомер көзенә кереп килүче ике ялгыз җан, никах укытып, матур гына гомер кичерә башлый. Хаҗ сәфәренә дә Рәшид абый икенче хәләл җефете белән бергәләп кузгала. Якты дөнья белән бәхилләшүе дә Зифа апаның күз алдында була…
24 май көнне иртән Зифа апа шалтыратты. Сүзен дә әйтә алмый, елый. Аның сөйләвенчә, Рәшид абый 23 майда иртәнге намаз вакытында китеп барган. «Берни дә эшли алмадым, инфарктмы, инсультмы икәнен дә белмибез. Беркем дә ярдәм итәргә өлгермәде. Намаз вакытында егылды да, урында ук җан бирде», — ди Зифа апа. Хәле кинәт начарланган, ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк вафат булган туганыбыз, – ди Фазилә апа.
Әле алдагы көнне генә Мәскәүдә яшәүче безнең авыл егете белән бер кафеда утырганнар. «Бергәләп ашап-эчтек, аралаштык», — дип сөйләп торды. Үлемне ике каш арасы диләр шул.
Хаҗ кылучы миллионлаган кеше Әл-Хәрам мәчетендә җеназа намазы укыган Рәшид абыебызга. Ничә миллион кеше бит ул… Аллаһы Тәгалә иман байлыгы биргән, бик бәхетле кешеләргә генә насыйп була шундый үлем. Анда бит бер намаз укуның да савабы 100 мең мәртәбә арта. Чиста күңелле кеше иде шул, шуңа да Аллаһы Тәгалә үз янәшәсендә калдырырга теләгәндер, — ди Фазилә апа һәм Максут абый мәрхүм туганнары хакында.
Рәшид абыйның җәсәден Мәккә шәһәрендәге зиратта гүргә иңдергәннәр. Төркем җитәкчесе Рәшид абый һәм башка мәрхүмнәр рухына укылган җеназа намазын да, җәсәден кабергә куйган мизгелләрен дә якыннары өчен видеога төшергән. Әлеге видеоларны Максут абый белән Фазилә апа «Интертат»ка да юллады. Изге җирләрдә ятып калган милләтәшебезнең каберен Хаҗ кылырга килгән туганнары зиярәт кыла алачак.
Рәшид абыйның тормыш иптәше Зифа апа исә, төркем составында, изге сәфәрен дәвам итә.
Рәшид абыйның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Шундый изге урыннарда мәрхүм булган милләттәшебезнең урыны Фирдәвес җәннәтләрендә булсын.