ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар саны турында мәгълүмат бирде
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика территориясендә теркәлгән сайлаучылар саны турында белешмәләрне төгәлләштерде, дип хәбәр иттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Макстагы рәсми каналында, дип яза «Татар-информ».
2026 елның 1 июленә Татарстанда 2 923 997 сайлаучы теркәлгән.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, сайлаучылар саны турындагы мәгълүмат сайлауларга әзерлек эшенең нигезендә ята. Аның сүзләренә караганда, әлеге белешмәләр ярдәмендә сайлау округларының схемалары формалаша, бюллетеньнәр саны билгеләнә һәм технологик җиһазлар бүленә. Ул ассызыклаганча, төгәл мәгълүмат – закон нигезендә ачык һәм легитим сайлауларны сыйфатлы әзерләүнең мәҗбүри шарты.