Лаешта 24-30 август көннәрендә «Аркадаш» халыкара яшьләр лагере узачак
«Аркадаш» лагере — Татарстан Республикасы һәм ерак чит илләрнең 14-17 яшьлек укучылары өчен оештырылучы халыкара уку-укыту проекты.
Ул — талантлы Татарстан яшьләренә үз мәдәниятенең илчеләре булып чыгыш ясарга, ә чит илләрдән килгән яшьтәшләргә үз илләренең традицияләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирүче мәйданчык.
Лагерь 24-30 август көннәрендә Татарстан Республикасы Лаеш районының Троицкий бистәсендә урнашкан «Йолдызлы» базасында оештырылачак. Аның үзенчәлеге шунда ки, программа тулысынча инглиз телендә гамәлгә ашырылачак. Балалар өчен иҗат өлкәсенең төрле юнәлешләренә караган дәресләр һәм остаханәләрне шушы өлкә профессионаллары алып барачак. Алар музыка һәм диджеинг, хореография, театр, гамәли сәнгать, татар һәм рус телләре дәресләрендә яңа белемнәр туплый алачак. Программаның уку блоклары актив ял һәм Казан, Болгар шәһәрләренә экскурсияләр белән үрелеп барачак.
«Аркадаш» лагереның төп асылы – ул аралашу, тәҗрибә уртаклашу. Биредә яшьләр бер-берсе белән танышып кына калмый, уртак проектлар тудыра, эшлекле элемтәләр урнаштыра алачак.
Лагерь катнашучылары – иҗади казанышлары булган, инглиз телен В1 һәм югарырак дәрәҗәләрдә белгән, 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәр (шул яшьләрне дә кертеп) булган балалар. Лагерьда катнашу бушлай. Моның өчен рәсми сайтта гаризаны тутырырга һәм сайлап алуның ике этабын (портфолио һәм әңгәмә) үтәргә кирәк. Гаризалар 29 июльгә кадәр кабул ителә.
Инглиз телендә аралашу күнекмәләреңне үстерү, чит илләрдән килгән талантлы яшьләр белән элемтәләр булдыру һәм җәйнең соңгы атнасында гаҗәеп истәлекләр туплау өчен шәп мөмкинлек бу!
Проект ТР Хөкүмәте, «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тарафыннан «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе белән берлектә оештырыла.
Тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.