Татарстан җыелмасы регби-7 буенча Спартакиада старт матчларында ике җиңү яулады
Казанда узучы җәйге спорт төрләре буенча II Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында ир-атлар арасында регби-7 турнирының төркем этабында Татарстан җыелма командасы ике җиңү яулады.
Беренче матчта Татарстан командасы Курск өлкәсе җыелмасын 55:0 исәбе белән тар-мар итте. Икенче очрашуда турнир хуҗалары Волгоград өлкәсе регбичыларын 45:5 исәбенә отты.
Турнир 1-2 августта Казанның Үзәк стадионында уза. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 15 команда катнаша, алар беренче этапта дүрт төркемгә бүленгән.
Төркем этабы йомгаклары буенча 2 августта чирекфинал, ярымфинал һәм финал узачак.