Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны кимегән
24 мартта Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Туберкулёз әле дә куркыныч авыруларның берсе санала. Соңгы елларда табибларны даруларга чыдам туберкулёз очраклары санының үсеше борчый, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге.
2025 елда беренче тапкыр туберкулёз белән авыручылар санының кимүе күзәтелгән – барлыгы 654 авыру ачыкланган. Чагыштыру өчен, 2024 елда – 793, 2023 елда 881 очрак теркәлгән булган. 2024 ел белән чагыштырганда күрсәткечләр 17,7 процентка кимегән дигән сүз. 2025 елда туберкулёз белән 18 яшькә кадәрге 24 бала авырган, ә 2024 елда 28 очрак теркәлгән булган.
2025 елда туберкулёздан үлүчеләр саны 7,7 процентка кимегән. Гомумән, республикада туберкулёздан үлүчеләр саны Россия күрсәткечләреннән 2,3 мәртәбә кимрәк. Татарстанда яшәүче халыкның 76,9 проценты туберкулёзга каршы профилактик медицина тикшерүләре узган.
Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне уңаеннан 24 марттан алып 31 мартка кадәр Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Яшел Үзәндә, Бөгелмәдә күчмә рентген җайланмаларында бушлай флюорография ясатырга мөмкин.
Казан шәһәрендәге адреслар:
25 март – «Тандем» сәүдә үзәге, 10.00 дән 15.00 гә кадәр, Ибраһимов ур., 56;
26 март – «Казан Молл» сәүдә үзәге, 10.00 дән 15.00 гә кадәр, Павлюхин ур., 91;
27 март – «Горки парк» сәүдә үзәге, 10.00 дән 15.00 гә кадәр, Зорге ур., 11б.
Тикшерү узарга теләүчеләргә үзләре белән паспорт, медицина иминияте полисы алып килергә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.