Балтачта ат спорты фестивале үтте
Икенче тапкыр гына үткәрелсә дә, бу фестивальнең инде кабатланмас үз йөзе, үз программасы, күпсанлы үз тамашачысы бар.
Катнашучылар даирәсе дә арта, киңәя бара. Җайдак- чабышкылар гына түгел, бәйрәм- тамашалар, ат чабышлары яратучы яше- карты сагынып көтеп ала торган бәйрәмгә әйләнде инде ул. "Аргамак" ат спорты фестивалендә катнашкан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Җаббаров та балтачлыларның атчылык тармагын, ат спортын үз итүләренә, үстерүдә керткән өлешләренә югары бәя биреп, бер төркем шундый фидакарьләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәмчә бизәлгән атлар арасында иң матурлары, төрле дистанциядә үткәрелгән ярышларда җиңү яулаган чабышкылар һәм аларның җайдаклары бүләкләнде. Тамашачылар арасында үткәрелгән күптөрле кызыклы ярышларда актив катнашучылар да бүләксез калмады. Боларның барысын тыныч кына тамаша кылучыларга башкаладан килгән танылган артистлар һәм район үзешчәннәре дә яхшы кәеф бүләк итте.
Балтачта ат спортына бәйле бәйгеләр берничә төрле. Сезонны ачу- ябу чаралары арасында, иртә яздан көзгә кадәр матур традициягә әйләнде инде алар. Ат спорты фестивале дә дәвамлы булырга охшаган